Балык Бистәсе районында 2020 елның 4 аенда туу теркәү саны

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

2020 елның 4 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 бала: 7 малай, 12 кыз туу теркәлде. Аларның 6 баласы гаиләдә беренче, 7 сабый – икенче, тагын 4 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә икесе дүртенче булып туган.

Әти-әниләр яңа туган балаларын матур исемнәр белән атадылар: Инзил, Аяз, Аскар, Родион, Ибраһим, Сабина, Дарья, Амелия, Мәдинә, Полина.

Иң яшь әнинең яше – 24 яшь, иң өлкән әнигә – 40 яшь, иң яшь әтигә – 21 яшь, өлкән әтигә – 48 яшь.

Без чын куңелдән, барлык гаиләләрне, шундый бәхетле вакыйга белән котлыйбыз! Барлык ата-аналарга саулык, бәхет, озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International