Бала туу-һәр гаилә тормышында иң мөһим һәм бәхетле вакыйгаларның берсе. Бу-бөтен дөнья белән уртаклашасы килә торган бәхет. 2020 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100 нче номер астында туу турында акт теркәлде.
Татарстан АССРның 100 еллыгы елында туган «юбилей» сабый Җәләевлар Илшат һәм Зөлфия гаиләсендә өченче бала. Алар кызларына матур һәм яңгыравыклы Мәдинә исеме куштыралар. Бәхетле әти-әнине кызлары туу белән котлыйбыз. Йортыгызда һәрвакыт мәхәббәт яшәсен!