«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Валдавиннарның «бриллиант» туйларын билгеләп үттеләр.
Бриллиант – ул иң кыйммәтле һәм кадерле барлык ташлардан. 60 ел бергә гомер иткән гаилә тормышы кебек үк, бик сирәк һәм кадерле.
Ир белән хатын Ватан хакына тырышып яшәгәннәр һәм хезмәт иткәннәр. Григорий Васильевич озак вакытлар Норильск тау-металлургия комбинатында, «Маяк» руднигында эшләгән. Нина Федоровна пешекче. Аннары гаилә Сызрань шәһәренә күчеп килә, анда Григорий Васильевич шахтада хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, анда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт онык, ике оныкчык тәрбияләүләрен дәвам итәләр.
Санитар-эпидемиология вәзгыяте уңаеннан, Өлкәннәрне куркыныч астына куймас өчен, юбилярларны телефон аша котладылар, котлау грамоталарын төшерделәр