Мәхәббәт барысын да җиңәчәк!

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан апрель аенда никахларны теркәү аерым шартлар буенча гына үткәрелде. Дүрт пар бу катлаулы чорда үз мөнәсәбәтләрен ныгыттылар.

Ике пар үз туйларын соңрак вакытка күчерделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, кунаклар булмауга карамастан, яңа өйләнешүчеләр өчен шундый истәлекле көндә бәйрәм атмосферасы тудырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International