1 Май бәйрәме белән!

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе – Беренче Май белән котлыйбыз!

Аның исеме никадәр үзгәрсә дә, безнең күбебез өчен бу көн яз килүен, табигатьнең яңаруын, иҗади хезмәт шатлыгын һәм киләчәккә өметне гәүдәләндерә.

Нәкъ менә хезмәтчән кеше, аның гаиләсе һәм балалары безнең иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үзәгендә, ә аларның иминлеге илебезнең чәчәк атуына нигез булып тора.

Республика халкына якты язгы кәеф, сәламәтлек һәм бәхет телибез! Сезнең барлык игелекле башлангычларыгызда да уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International