Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре апрель аенда туучылар санына йомгак ясадылар

2020 елның 1 мае, җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 елның апрель аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.

Апрель аенда ГХАТ Идарәсендә 259 бала теркәлде,өстәвенә, малайлар күбрәк-137, кызларныкы-122. Беренче балалар 97 гаиләдә барлыкка килде, Түбән Каманың бер гаиләсендә игезәкләр туды.

Апрель аенда яңа туган малайлар арасында иң популяр исемнәр Матвей, Егор һәм Әмир, кызлар арасында – София, Айлина һәм Анна булды. Апрельнең иң сирәк һәм кызыклы исемнәре-Елисей, Миран, Тигран, Аэлита, Велена, Гизэлла, Николь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International