29 апрель көнне Аксубай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 2020 елның беренче игезәкләре теркәлде. Сабыйлар Андрей һәм Людмила Шуркиннарның күп балалы гаиләсендә дөньяга килгән. Ата-аналар аларны гадәти булмаган исемнәр: Виолетта һәм Роксолана дип атадылар. Хәзер бәхетле әти-әнинең өч улы һәм өч кызы бар.