Проектның максаты: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, «сугыш чоры балаларының» героик үткәне турында хәтерне саклау; сугыш елларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм тылда хезмәт иткән хатын-кызлар турында кайгырту күрсәтү; Ватан тарихына карата кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү, сугышта катнашучы хатын – кызларның, һәлак булган һәм тыл хезмәтчәннәренең батырларча үткәне өчен ихтирам һәм горурлык тәрбияләү.
Социаль чеотәрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Вакатова Евдокия Ивановна, #увойннеженецкоелицо хэштегы белән аралашу видеосы урнаштырылды. Евдокия Ивановна зенитчица, Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Хәзер Евдокия Ивановнага 96 яшь, ул берүзе генә яши һәм тыныч күк йөзе белән сөенә.