Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 16 сабый теркәлде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 16 сабый теркәлде: 11-малай һәм 5 кыз. Шуларның 6 гаиләдә  беренче бала, 6 – икенче, 3 –  өченче, 1 – дүртенче  бала булып туган. Бәхетле әти-әниләр балаларына Али, Ахмед, Әмир, Данияр, Илья, Егор, Нияз, Руслан, Самир, Тимур, Эмиль, Айлина, Амира, Жасмин, Ильмира, Лариса дигән матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь ана белән иң яшь әтигә  17 яшь,  иң өлкән анага   һәм  иң өлкән әтигә  36 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International