Буа бала тудыру йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган йөзенче сабыйны котладылар. 30 апрельдә дөньяга килгән 4,3 кг авырлыктагы малайны Данил дип атадылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сөнгатуллина һәм "Буа үзәк район хастаханәсе" баш табибы Рөстәм Самерханов Андрей һәм Рәзилә Герасимовлар гаиләсен котладылар, туу турында таныклык, балалар товарлары алу өчен бүләк сертификаты һәм башка бүләкләр тапшырдылар.