«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Ермиловлар гаиләсен «көмеш» гаилә юбилейлары белән котладылар.
Бүген Андрей Валентинович һәм Лилия Габдулхаметовна гаилә тормышының 25 еллыгын билгеләп үттеләр. Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча, бүлек белгечләре аларны ире һәм хатыны дип игълан иткән минутларны искә төшерделәр.
Юбилярларны гадәти булмаган котладылар. Килеп туган хәл уңаеннан котлаулар скайп буенча видеоэлемтә режимында яңгырады. Юбилярлар игътибарга бик шат иде. Без матур парга шулай ук бер-беребезгә булган мәхәббәтне сакларга һәм алга оптимизм белән карарга теләдек.