Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән шатлыклы вакыйга-гаиләдә сабый туу белән ихлас котлаулар алалар.
Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Ирле – хатынлы Азабин Олег Вячеславович һәм Филиппова Людмила Геннадьевна шундый гаиләләрнең берсе.
Гаиләдә барлыгы алты бала тәрбияләнә. Яңа туган кызны Серафима дип атадылар. Өйдә аны түземсезлек белән сеңелләре: Арина, София, Мирослава һәм Ксения көтә. Нәниләрнең игелекле һәм назлы нянеклары күп!
Яңа туган кызының әтисенә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләп.