Ютазы районында ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлыйлар

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннары Миннебай Миннекаевка, Харис Садыковка һәм Мәгъдәнүр Юсуповка Бөек Җиңү көне уңаеннан юбилей медальләре, Республика һәм район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәр ветеран белән сөйләшеп, хәлләрен белешеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Ветераннар республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 ГХАТ хезмәткәрләре дә ветераннарны котлауда катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International