2020 елның 15 апрелендә, Татарстан АССРның 100 еллыгы туу елында, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында йөзенче бала туу теркәлде. Күпбалалы Әнвәр һәм Мария Исмәгыйлевлар гаиләсендә көтеп алынган уллары-Ислам туды.
Сабыйга бәхетле әти-әнисе Рөстәмбеков Камил Руслан улы дип исем куштылар. Руслан һәм Гөлиянең гаиләсендә - беренче бала. Рөстәмбековлар гаиләсен бу күркәм вакыйга белән котлыйбыз һәм улларының көчле, сәламәт һәм, һичшиксез, бәхетле булып үсүләрен телибез!
2020 елның 14 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Хәтерлибез.Ярату.Горурлану». Бу – ГХАТ идарәсе белгечләренең Ватанны саклаган һәм яу кырында Җиңүне якынайткан туганнары турында хатирәләренең кыскача версиясе.
2020 елның 13 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Җиңүенэ багышланган «элеке чор» турындагы рубрика тәмамланды.
Туу һәм үлемне теркәү төп мәсьәләләр булып тора. Килүчеләрне кабул иткәндә бүгенге көндә актуаль булган барлык куркынычсызлык чаралары да катгый үтәлә. Гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык мәсьәләләре буенча телефон аша консультация бирелә. ЗАГС хезмәткәрләре архив язмаларын ЕГРга тапшыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча мөмкин булган барлык чаралар күрелә.
Кычытканлы авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне Нәҗгат Сәхипгәрәй улы Зарипов күп санлы туганнары һәм авылдашларыннан олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Аны туган көне белән Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев котлады һәм бүләк тапшырды. Ә шушы көннәрдә ул Назгать Сәхипгәрәевичка кабат кереп чыкты - бу юлы Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Сеҗе авыл җирлегендә изумруд туйларын билгеләп үтүче Ринат Евдокимович белән Фәния Фәхретдиновна Закировларны өйләренә барып котладылар.
Агымдагы елның апрель аенда Чистай ГХАТ бүлегендә егерме сабый: 13 малай һәм 7 кыз туу теркәлде. Узган ел азагыннан һәм бүгенге көндә, элеккечә,кызлар өчен иң популяр исем – Ева.
2020 елның 8 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Совет чоры туйлары» дигән яңа рубрика эшли башлады.