Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Совет чоры туйлары» дигән яңа рубрика

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

2020 елның 8 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Совет чоры туйлары» дигән яңа рубрика эшли башлады.

Рубрика ВКонтакте социаль платформасында ГХАТ Идарәсенең «виртуаль музеенда» старт алды. Һәр гаиләдә совет туйларының гореф-гадәтләре турында сөйли һәм туганнарыбызның бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә торган туй фотографияләре бар.

ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама халкына үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары, якыннары белән бергә туй көнендә фотографияләр, кызыклы тарихлар җибәрергә тәкъдим итә, алар ГХАТ Идарәсенең виртуаль музеенда лаеклы урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International