Агымдагы елның апрель аенда Чистай ГХАТ бүлегендә егерме сабый: 13 малай һәм 7 кыз туу теркәлде.
Узган ел азагыннан һәм бүгенге көндә, элеккечә,кызлар өчен иң популяр исем – Ева. Көчле, борынгы исем, кешелек нәселенең символы. Ул борынгы «яшәргә» сүзеннән килеп чыккан.
Илебезнең кечкенә гражданнарына җирдә матур тормыш һәм тынычлык телик!