Нурлат районы ГХАТ бүлегендә йөзенче бала теркәлде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

2020 елның 15 апрелендә, Татарстан АССРның 100 еллыгы туу елында, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында йөзенче бала туу теркәлде. Күпбалалы Әнвәр һәм Мария Исмәгыйлевлар гаиләсендә көтеп алынган уллары-Ислам туды.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Әнвәр Марат улын гаиләләрендә өченче бала туу белән котладылар һәм истәлекле бүләк - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм «Гаилә язмалары» белешмә әсбабын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International