Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 24 бала теркәлгән. Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 гә тигез. Сабыйларның 9 е гаиләдә – икенче, 7 се – өченче, 2 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән.
2020 елның 3 аенда туу турында теркәлгән актлар саны 182гә җитте, бу узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 10% ка артыграк. Никах теркәү турындагы актлар саны шул ук дәрәҗәдә калган – 96. Аерылышу турындагы актлар саны бераз артты, узган елның 77 белән чагыштырганда аерылышу турында 81 акт теркәлде. Үлемне теркәү буенча да хәл үзгәрмәде – 2020 елда 207 язма, 2019 елда 201.
2020 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никах теркәү турында йөзенче акт язуы теркәлде. Бу елның йөзенче пары Хөсәенов Айгиз һәм Шәвәлиева Равилә булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы тели.
Ел саен гаилә тормышы юбилеен билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү матур традициягә әверелде. 2020 елның 1 кварталында Балык Бистәсе районында Балык Бистәсе районының Шиланка авылында яшәүче Александр Александрович һәм Валентина Алексеевна Фадеевларны котладылар. Алар 2020 елда 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр.
2020 елның 1 кварталында Бөгелмә районында 236 бала туган. Муниципаль районда 127 (54%) малай һәм 109 (46%) кыз бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган. Бөгелмәнең алты гаиләсендә игезәкләр туган. 20 гаилә күп балалы булган. Агамдагы елның узган кварталында районда узган елның шушы чорына караганда 11,8%ка күбрәк бала туган.
2020 елның 2 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
2020 елның 02 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре никахларын бу ел башында теркәгән кәләшләрнең иң сирәк исемнәрен атадылар.
2020 елның 2 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат исемнәрен атадылар.
Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 12 сабый тууы теркәлде:7 малай һәм 5 кыз. Шуларның 4 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 5 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган.
Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.
Иң яшь кияугә 23 яшь, ин яшь киленгә – 19 яшь. Иң олы яшьтәге кияу - 60 яшь, иң олы кәләш – 67 яшь.
Барлык яшь гаиләләргә чиксез бәхет, матур гаилә тормышы телибез!