2020 елның 1 кварталында Бөгелмә районында 236 бала туган. Муниципаль районда 127 (54%) малай һәм 109 (46%) кыз бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган. Бөгелмәнең алты гаиләсендә игезәкләр туган. 20 гаилә күп балалы булган. Агамдагы елның узган кварталында районда узган елның шушы чорына караганда 11,8%ка күбрәк бала туган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4900гр, ә иң кечкенә гәүдә авырлыгы – 1300гр. Александр, Дмитрий, Роман, София, Анна, Арина кебек исемнәр һаман да популярлыгын югалтмый. Мартин, Захар, Александрия, Аксинья гадәти булмаган исемнәр арасында.
Бөгелмә районында 2020 елның 1 кварталында теркәлгән балаларның 98е – гаиләдә беренче бала, 87се – гаиләдә икенче бала, 37се – өченче, 14е – дүртенче һәм аннан да күбрәк.
2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда беренче балаларның туу саны – 27%ка, өченче балаларның туу саны – 32%ка арткан. Дүртенче һәм аннан соңгы балаларның туу саны 21%ка күбрәк.