Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре агымдагы елның беренче кварталында туучылар санына йомгак ясадылар

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 2 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.

Агымдагы елның беренче кварталында 669 сабый теркәлгән, малайлар – 346, кызлар – 323.

234 гаиләдә беренче бала туды, 260 гаиләдә икенче бала туды, өченче һәм аннан соңгы балалар 173 гаиләдә туды. Шулай ук Түбән Каманың алты гаиләсендә игезәкләр дөньяга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International