Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 24 бала теркәлгән. Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 гә тигез. Сабыйларның 9 е гаиләдә – икенче, 7 се – өченче, 2 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 9 ы малай, 15 е кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Кәрим. Сирәк исемнәр: Әлим, Алимә, Алирә. Бу чорга 36 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 5 гаилә таркалса, 15пар үз гаиләләрен корган.