Кычытканлы авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне Нәҗгат Сәхипгәрәй улы Зарипов күп санлы туганнары һәм авылдашларыннан олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Аны туган көне белән Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев котлады һәм бүләк тапшырды. Ә шушы көннәрдә ул Назгать Сәхипгәрәевичка кабат кереп чыкты - бу юлы Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Нәҗгать Зарипов крестьян гаиләсендә туган, 5 сыйныфны тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1943 елда башлый «Татарстан» колхозында эшли. 1955 елда Фәһмия Заһит кызы белән нык, тату гаилә коралар. Туйдан соң яшь гаилә Үзбәкстанга күчеп китә, анда 38 ел яшиләр. Кече ватанга кайткач, Нәҗгать Сәхипгәрәй улы пенсионер буларак та әле берничә ел төрле эшләрдә эшли.
Наҗгать Сәхипгәрәй улы бөтен гомере буе авыр физик эшләрдә хезмәт куя. Хезмәттәге аерым уңышлары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт Ветераны" исеменә лаек була.
Тормыш иптәше белән 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары һәм 2 оныкчыклары хезмәттә һәм укуда уңышлары белән сөендерәләр.