Тәтештә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе

2020 елның 18 апреле, шимбә

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” дигән халыкара акциядә катнаштылар.

Балалар белән бергә үз участокларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнары истәлегенә җиләк-җимеш агачлары утырттылар. Абрикослы агачлар акция кысаларында утыртылган агачлар яхшы уңыш бирер һәм Ватаныбызны яклап һәлак булган бабаларыбызны искә төшерер дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International