2020 елның 16 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика старт алды.
«Татар туе яки 100 ел эчендә татар туйларының гореф-гадәтләре ничек үзгәрде» рубрикасы татар туйларының бай колориты турында сөйли һәм гасыр дәвамында туй традицияләренең ничек үзгәрүен күрсәтә.
Сәхифә тарихи язмалар форматында чыга һәм ВКонтакте социаль платформасы ярдәмендә басыла.