Тәтеш районында юбилярларны котлыйлар

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Еллар үткән саен, бер-береңә карата җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу һәркемнең дә кулыннан килми. Бары мәхәббәт, тугрылык, хөрмәте кенә аларга шушы датага ирешергә ярдәм иткән.

Март-апрель айларында Келәш авылында яшәүче Сөембикә Гарәфетдин кызы һәм Фәрит Гарифулла улы Хатыйповлар, Люиза Тимерхан кызы һәм Салих Кәрим улы Нәбиуллиннар һәм Олы Тархан авылында гомер кичерүче Рауза Әхәт кызы һәм Рим Кәшап улы Кашаповлар үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.

Юбилей көнендә, пандемия белән бәйле вәзгыять булу сәбәпле, авыл җирлекләре башлыклары аларны телефон аша гына котладылар. Район башлыгы исеменнән котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр изоляциядән соң тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International