Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан «Минем гаиләм»дип исемләнгән онлайн фотоконкурс үткәрелде.Игълан ителгән әлеге конкурста 300гә якын Нурлат гаиләсе катнашты, барлык конкурс эшләре дә матур һәм кызыклы булды.
15 нче май Халыкара гаилә көнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова шәһәрнең уникаль гаиләсендә кунакта булды. Төгәл 70 ел элек шәһәрдәшләребез Владмимир һәм Мария Ельченковлар гаилә тормышларын башлап җибәрәләр. Быел алар үзләренең 70 еллык тарихка ия булган бәрәкәтле туйларын каршыладылар.
15 май көнне бар дөнья Гаилә көнен билгеләп үтә. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә дә бу матур көндә Нуриевлар гаиләсе барлыкка килде.
2020 елның 15 май көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә бала туу очрагы теркәлде. Илдар һәм Җәмилә Абдуллиннар гаиләсе көтеп алынган 9 балаларын алып кайттылар.
Ел саен 15 май көнне - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм – Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне үз туганнарыңны, ә иң мөһиме - үз гаиләңне котлау кабул ителгән.
Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйләнеш чыганагы. Теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыять төзелгэндэ дэ, шуннан башка кеше яши алмый. Халыкара Гаилә көнендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге узенен Инстаграмм «социаль челтәрендә "Шундый гадәти «гадәти булмаган" гаилә!» исемле басмалар сериясен башлый. Беренче басма-ул Колесниковларның күп балалы гаиләсе турында. Олег һәм Наталия җиде баланың бәхетле әти-әниләре.
Куанычка, узган елның шул чорына караганда балалар быел күбрәк туган. Көчле җенес вәкилләре зур күпчелекне тәшкил итә – быел дөньяга килгән нәни әлкилеләрнең 13 е – кызлар, 29 ы – малайлар.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Балык Бистәсе бистәсендә яшәүче Капаруллиннар Алексей Петрович һәм Анна Михайловна гаиләсен котладылар.
Бала туу-ул гаиләдә барлык туганнар һәм якыннар өчен зур шатлык! Ә игезәкләр туу-икеләтә бәхет!Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендәДамир һәм Елена Шәйдуллиннар гаиләсендә игезәкләр туу очрагын теркәде. Мәрьям исемле кыз һәм Марат 2020 елның 30 апрелендә 2 минут аерма белән дөньяга килә.
2020 елның 15 маенда, Гаилә көнендә, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче никах теркәү тантанасы узды. Вячеслав һәм Ксения Кузнецовларның яшь һәм креатив пары үзләренең якыннары белән бергә гаилә тууын теркәделәр.