2020 елның 3 июнендә Чистай Никахлашу сараенда тууны теркәү тантанасы узды. Бәхетле ата – аналарны-Кононовлар Надежда Сергеевна һәм Алексей Сергеевичны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котладылар. Ванечканың әти-әнисе һәм яңа туган улы адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Күп балалы гаиләдә ул алтынчы бала!
Без үзебезнең һөнәри вазыйфаларыбызны үтәгәндә якташларыбыз белән аларның тормышларындагы иң истәлекле мизгелләрдә куану мөмкинлегенә шатбыз.