Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә Хәят исемле кызга туу акты теркәлде. Хәят – Сәләхетдиновлар гаиләсендә беренче бала. Исемне дә эти-әнисе Инзил белән Руфинә бик озак сайлаганнар. Хәят исеме гарәп теленнән томыш дип тәрҗемә ителә.
Әйтергә кирәк, Мамадыш районында ГХАТ бүлегендә бүгенге көнгә туу турында 94 акт теркәлгән – 55 малай һәм 39 кыз. 38 бала гаиләләрендә беренче бала булып туса, 30 бала – икенче, 19 бала – өченче, 7 бала – дүртенче булып авыз салган.
Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова яшь әтигә таныклык тапшырганда баланың күркәм холыклы, әти-әнисе һәм район халкы өчен зур горурлык булып үсүен теләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановның исемле открыткасын һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.