Бала туу-зур һәм шатлыклы вакыйга!

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Яңа кеше туу белән бөтен дөнья туа, киләчәк туа. 2020 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе дүртенче ел рәттән үткәрелә торган акциягә кушылды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең җирле бүлегеннән автокреслолар, Әлмәт хатын-кызлар берлеге вәкилләре автолюлька бүләк иттеләр. Бүген яшь әниләрне бала тудыру бүлегеннән китүче сабыйлар белән бәхетле әтиләр һәм туганнары каршы алды. Беренче документлардан тыш, бүгенге көндә Cтатиннар Антон һәм Динара, Талиповлар Риналь һәм Алинә, Яшиннар Константин һәм Лиана, Пашаниннар Евгений һәм Ирина туу турында таныклыкларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идәрәсе җитәкчесе Әмирова Гузәл Рәис кызы тапшырды.

1 июнь көнне Әлмәт балалар перинаталь үзәгендә 16 бала туган.

Сабый чакта бар да рәхәт,

Татлы төш, хыял вакыт.

Әти-әни кочагында

Мәнгегә калырга язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International