Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге белән берлектә онлайн режимда «Татарстанда төбәк гаилә сәясәте: ресурслар һәм максатчан ориентирлар» темасына түгәрәк өстәл оештырды. Чара 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Бүген, Халыкара гаилә көнендә, район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында Базарлы Матакта яшәүче Виктор Антонов һәм Диана Кәримова тантаналы төстә язылыштылар. Виктор Түбән Әлкидә шәхси предприятиедә механик булып эшли. Ә Диана район почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы.
2020 елның 12 маеннан Татарстан Республикасы ГХАТ органнары гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча дәүләт хезмәтләре һәм юридик әһәмиятле гамәлләрне башкара башладылар. ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гражданнарны кабул итү дәүләт хезмәтләре порталы аша, шул исәптән телефон аша да, билгеләнгән эш режимы һәм эпидемиологик иминлекнең барлык чараларын үтәп, алдан язылу буенча башкарыла башлады.
Хлыкара гаилә көнендә Тукай муниципаль районында Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче ирле - хатынлы юбилярларны котлау тантанасы узды.
«Гаилә» сүзе үз нигезендә нәсел дәвамына, балаларны тәрбияләүгә катнашы булган «җиде» тамырына ия. Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы булды һәм шулай булып кала да.
Бүген 2020 нче елның 15 май көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 1 яңа гаилә барлыкка килде. Чын күңелдән яшь Васильевлар гаилэсенэ исеннек, бәхет һәм шатлык телибез.
Гаилә җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы булып тора. Гаилә һәрвакыт тотрыклылык һәм үсеш факторы булып хезмәт итә. Ул дәүләтне ныгытырга һәм халыкның байлыгын арттырырга ярдәм итә. Гаиләдә кеше шәхес буларак һәм гражданин буларак формалашу процессы бара.
Гаилә-җәмгыятьнең кече ячейкасы ул, нәкъ менә ул төп әхлакый кыйммәтләрне булдыра һәм формалаштыра да инде! 15 майда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бөтен дөньяда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул гаилә үсешенә һәм аның чәчәк атуына нинди проблемаларның актуаль булуын күрсәтү өчен кирәк.
15 май – Халыкара гаилә көне. Бу көнне бала тууны теркәүче әти-әниләрне котлау аеруча күңелле. Ә күп балалы ата – аналар-икеләтә күңелле! «Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, күп балалы Мостафиннар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.
15 май – Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәм көнендә, район башлыгы И.Г.Нуриев Вәлиулла Шәйхуллович һәм Хасибә Мингазеевна Гатауллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады. Гатауллиннар гаиләсе районда хөрмәтле һәм танылган кешеләр.