Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова Алан авылыннан Гайнановлар гаиләсен өченче балалары туу белән котладылар. Айдар Фоат улы тантаналы рәвештә туу таныклыгын һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды. Сабый 2020 елның 22 май көнне дөньяга аваз салган. Әти-әнисе балага Әлихан дигән матур исем кушканнар. Бу сабый көчле, сәламәт, hәр яктан тулы үсеш алган егет булып үссен, киләчәктә үзенең исемен матур эшләр белән бизәсен.