Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 7-малай һәм 7 кыз. Шуларның 3 гаиләдә беренче бала, 5 – икенче, 5 – өченче, 1 – бишенче бала булып туган.
Бәхетле әти-әниләр балаларына Арслан, Абдулло, Аяз, Инсаф, Марк, Матвей, Рамазан, Сафия, Сабина, София, Зәйнәб, Ләйля, Риана, Розалина дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага 24 яшь, иң яшь әтигә 27 яшь, иң өлкән анага 43 яшь һәм иң өлкән әтигә 44 яшь.
Май аенда 8 пар никахлашты.