Беренче июнь, гадәттәгечә, Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында ана булуны һәм балаларны яклау дәүләт гаилә сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе булып тора.

Масштабы буенча моңарчы күрелмәгән федераль чаралар белән беррәттән безнең республикада туучылар санын стимуллаштыруга, шул исәптән яшь, авыл һәм күп балалы гаиләләрдә дә, өстәмә системалы карарлар комплексы эшләнде һәм тормышка ашырыла.

Әмма, һичшиксез, иң яшь татарстанлылар өчен иминлекнең төп критерие - нык гаилә, яратучы һәм кайгыртучан ата-аналар. Шуңа күрә бу бәйрәм көнендә, җәйнең беренче көнендә без барыгызга да балалар өчен шатлык һәм горурлык, нык сәламәтлек һәм бәхет телибез! Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International