Ниһаять, күптән көтелгән яз килде, күңелне кояш җылыта, ә күзләрне майның якты төсләре сөендерә. Язылу датасын нәкъ менә шушы айга билгеләү өчен менә дигән сәбәп.
Әлмәт муниципаль районының тантаналар сараенда бу матур айда 28 пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр. Ә 2020 ел башыннан Әлмәт районында 226 пар гаилә корды. Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны никахлашу көне белән котлый. Бәхетле, имин, куңелле, матур, бай тормыш теләп калабыз.