2020 елның 1 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.
Май аенда туган малайлар арасында– Дмитрий, Матвей һәм Әмир исемнәре алда бара. Кызлар арасында София, Амалия һәм Виктория исемнәре популяр.
Түбән Каманың кайбер әти-әниләре үз балалары өчен башка исемгә охшамаган сирәк исем сайларга карар кылган. Әйтик, кызларны Майя, Сара һәм Таисия кебек исемнәр белән атадылар. Ир-атлар арасында экзотик исемнәр – Райан һәм Нурлан.