Агымдагы елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 25 туу очрагы теркәлгән: елның бишенче ае районыбызга 14 малай һәм 11 кыз бүләк итте.
Туган сабыйларның тугызы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, алтысы – икенче, сигезе– өченче, ике бала – дүртенче булып аваз салган.
Иң яшь әнигә 18, ә иң яшь әтигә 20 тулган. Иң өлкән әнигә 39, иң өлкән әтигә – 45 яшь.