Бөгелмә районында Балаларны яклау көнендә яңа туган сабыйны тантаналы шартларда өенә озаттылар

2020 елның 2 июне, сишәмбе

27 майда Марина һәм Евгений Власюк гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга булды – искиткеч ир бала – Мирон туды. Ул гаиләдә икенче бала. 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Үзәк район хастәханәсе баш табибы Рим Әмиров, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән, бала тудыру йортыннан чыкканда, баланы дөньяга килү белән котлады һәм туу турында таныклык тапшырды.

Ата-аналарга имин юллар теләп, Бөгелмәнең юл хәрәкәте иминлеге бүлегеннән бүләк – автолюлька тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International