Менә яз тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясар вакыт! Бала туу-һәр гаилә өчен бәхет! 2020 елның маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 53 сабый тууы теркәлде. Аларның 28е ир бала һәм 25е кыз.
2020 ел башыннан алып Лениногорск районында барлыгы 244 бала туган. Аларның 117се ир һәм 127се кызбала. Әти-әниләр балаларын ешрак Мирон, Йосыф, Игнат, Тамерлан, Рәйхана, Эрика, Лев, Аврора, Каролина һәм Есения кебек экзотик исемнәр белән атый. Майя һәм Макар кебек балалар исемнәре үз популярлыкларын югалтмый.