Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне, ә Россиядә – Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 8 сабыйның тууын рәсми рәвештә теркәде, аларның әти-әниләре бик матур һәм гадәти булмаган исемнәр сайлаган - Тимерхан, Радмир, Рамазан, Тамерлан, Даниэль, Савелий, Никита һәм Ясмин. Бала тудыру йортында яңа туган сабыйларга беренче документлары - туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының котлау хаты тапшырылды.