Күп балалы гаиләне көтеп алынган уллары туу белән котладылар

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

01 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Нәкъ менә шул көнне Күп балалы Җаббаровлар гаиләсендә көтеп алынган улы, варисы – Илдар туа.

«Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге ата-аналарны дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.

Илнар Җәүдәт улы һәм Гөлүсә Ринат кызы үз никахларын 2001 елда теркәделәр. Унтугыз ел бергә тату гомер кичерәләр.Өч кыз: Арина, Аида һәм Зәринә әбиләрен бала тудыру йортыннан өйләренә көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International