Мөслим муниципаль районында Балаларны яклау көне

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

1 июнь – җәйнең беренче һәм Бөтендөнья балаларны яклау көне. Безнең илдә балаларны котлап кына калмыйлар, үзләренең ышанычлы яклавына да алалар.

Бу көнне, гадәттәгечә, Мөслим муниципаль районында, җәмгыятьнең балаларга бик кирәк булган мөрәҗәгать итүе, балаларның хокукларын яклау чарасы булып узды. Чөнки һәр бала бәхетле һәм тулы канлы балачакка хокуклы.

2020 елның 1 июнендә «Мизгел» яшьләр үзәгендә Метрәй авылыннан Булат һәм Илгизә Галимҗановлар гаиләсенең беренче баласы – сабыйлары Зәринәгә тантаналы рәвештә исем кушу чарасы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш.Магалимова яшь әни һәм әтине кызлары туу белән котлады һәм аларга кечкенәләренең беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды. Гаиләне котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р. Бәдретдинова һәм район ЮХИДИ вәкилләре килгән иде. Алар Галимҗановлар гаиләсенә бик кирәкле һәм мөһим бүлән – автолюлька тапшырдылар.

Без барлык балаларны да әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз, планетаның барлык балаларына да шатлыклы балачак, баш өстендә аяз күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International