Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Түбән Кама педагогика көллиятенең 1 курс студентлары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында дәрес узды.
Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Алексеевлар гаиләсендә дөньяга килгән бишенче балага – уллары Радиславка исем кушу тантанасы узды.
Балтач районы ЗАГС бүлегендә Балтач гимназиясе өлкән сыйныф укучылары өчен «Хәзерге заман дөньясында милли туй традицияләрен саклау» темасына чара узды.
Никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә гашыйклар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар.
Матур санлы “22.11.22” датасында Саба егете Айрат Марат улы һәм Шәмәрдән кызы Зилә Радик кызы Саба гражданлык хәлен теркәү бүлегендә үз никахларын теркәде.
Күпчелек гашыйклар матур дата сайлап, саннар ярдәмендә бәхетле һәм ныклы гаилә кора алуларына ышаналар. Менә бүген дә, узып баручы елның матур көнендә, 22.11.2022 елда, никахлашу сараенда 6 пар никахларын теркәделәр.
Дәреснең төп темасы нык һәм бәхетле гаилә нигезләре, традицион гаилә кыйммәтләре иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко балаларны ГХАТ органнары эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төп төрләре, яңалыклар һәм законлы әһәмияткә ия гамәлләр белән таныштырды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
2022 нче елның 22 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге белгечләре 50 ел бергә гомер кичерүче Чувашовлар гаиләсен өйләрендә котладылар.
Шәһәрне каплап алган беренче кар гашыйкларның йөрәк дәртләрен сүрелтмәде. Бүген, сишәмбе – туй көне булмауга карамастан, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 19 яңа гаилә туды. Моның сәбәбе бүген «матур» дата булуы 22.11.22.
2022 елның 21 нояберендә Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә мобилизованный Краснов Артем Иван улы белән Ева Александр кызы никахлашты.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Әхмәтовларның «рубин» туйларын оештырды.