Әниләр – алар төймә кебек, алар барысын да тоташтыралар. Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 35 нче лицейның бишенче сыйныф укучылары өчен күптән түгел билгеләп үтелгән Әниләр көненә багышланган «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.
Тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова укучылар белән бала тормышында әниләренең роле турында сөйләште, әниләр турында нинди шигырьләр, җырлар яки фильмнар белүләрен искә төшерүләрен сорады.
Балалар мавыгып фикер алышуга керештеләр, һәм дәрес бер мизгел кебек үтте. Бу очрашудан соң малайлар һәм кызлар әниләрен ешрак кочаклар дип өметләнәбез.