Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе Түбән Камада язгы юридик смена башлап җибәрде. Лагерьның язгы сменасы Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты белән берлектә югары уку йортының җирле филиалы базасында «Семейный Татарстан» дип атала.
Анда 8-9 сыйныфларның 100 гә якын укучысы каникул үткәрәчәк. Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты филиалы белән берлектә оештырылган язгы лагерь сменасы «Семейный Татарстан» дип атала.
Анда 8-9 сыйныфларда белем алучы 100 гә якын укучысы каникулын үткәрәчәк.
Лагерь программасы кысаларында мастер-класслар, интерактив уеннар, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту темасына лекцияләр узачак.
Балалар Түбән Кама районының ЗАГС идарәсендә булачаклар, шулай ук баш тармак идарәсе юристларыннан никахларны теркәүнең әһәмияте, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, шулай ук гаилә хокукының заманча аспектлары турында лекцияләр тыңлаячаклар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсе башлыгы Эльвира Ахметова билгеләп үткәнчә, мондый инициативалар яшүсмерләрдә гаилә традицияләренә хөрмәт уята һәм аларны җаваплы үсүгә әзерли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсенең әлеге эштә катнашуы регионда гаиләгә һәм традицион кыйммәтләргә ярдәм итүнең дәүләт өстенлеген ассызыклый.
Язгы смена кысаларында Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты арасында ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, шулай ук яшь буынны ЗАГС өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак.