ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Халыкара әниләр көне алдыннан Чистай бала тудыру йортында күптән түгел әни булган хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара әниләр көне билгеләп үтелә. Чистай бала тудыру йортында яшь әниләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әни – үзенең мәхәббәтен һәм назын бирүче, тормышыбызда иң якын кеше ул. Ләкин без аңа моның өчен еш рәхмәт әйтәбезме?

Халыкара Әниләр көне алдыннан безнең әниләрне котларга һәм аларга җылы рәхмәт сүзләре әйтергә искиткеч сәбәп бар!

2022 елның 24 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге юбилярларны «зөбәрҗәт» туйлары белән котлады.

Әниләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре өчен «Әниләр мәхәббәте сукмагы» дип аталган тренинг узды. Дәресне психолог Зиләрә Бережных үткәрде.

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә никахлашу турында 600 акт теркәлгән.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиядә ГХАТ органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган «Ак туй күлмәге тарихы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

2022 елның 24 нче ноябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәк балаларның тууы теркәлде. Гориннар  гаиләсендә малай һәм кыз туды!

Тантаналы шартларда 8 парны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар. Шатлыклы вакыйганы юбилярларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәм дуслары бүлешергә килделәр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрне физик яктан камилләштерү, Татарстан Республикасы территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатларында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Алексей Виктор улы һәм Татьяна Владимир кызы Зеленин гаиләсендә, 10 нчы бала тууын теркәде. Аларның кызлары - Анна туды. Күп балалы ата-ана тагын алты малай һәм өч кыз тәрбияли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International