Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2022 елның ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 180 бала дөньяга килде. Алар арасында 87 малай һәм 93 кыз. Баланың минималь авырлыгы 430 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5000 гр. Иң яшь әни - 19 яшьлек, иң өлкәне - 46 яшьтә, иң яшь әти - 20 яшьлек, ә иң өлкәненә - 62 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Амелия, Ева, София, Амир. Сирәк исемнәр арасында- Зайнаб, Космос, Эмануэлла, Альпа, Софелия, Зейд, Эсмилла, Стелла, Акмаль.