Бриллиант туй юбилее, бергә яшәүнең алтмыш еллыгы-гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе!
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Крылов гаиләсенең "Бриллиант" юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Анатолий Афанасий улы һәм Мария Данил кызы бу көнне, 60 ел элек кебек, Мендельсон туй маршы тавышлары астында залга керделәр. Ир белән хатын юбилярларның Мактаулы Китабына кулларын куеп, «брилиант гаилә үбеше» белән алмаштылар. Юбилярларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы М.П. Афанасьевның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
60 ел – гомер, озын юл, юбилярлар кулга-кул тотынышып үттеләр. Алар мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклаган, авырлыкларны бергә җиңгән, кайгы-шатлыкны уртаклашкан. Туганнары һәм якыннары юбилярлар адресына бик күп рәхмәт сүзләре һәм котлаулар ирештерделәр.
Крылов гаиләсен чын күңелдән искиткеч юбилее-Бриллиант туе белән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, мәхәббәт телибез