Кышның беренче көнендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 700нче бала тууы теркәлде. Гөлназ белән Эльвир Тимаевлар гаиләсендә Эмилия исемле кыз туды. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «көчле», «тырыш», «нык» дигәнне аңлата. Пар инде Нурислам исемле улларын тәрбияли.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнигә кызлары туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Ата-анага ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.