Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 30 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәрендә РФ Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Раиф улы Шангараев 18 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар.

2007 елдан Чаллыда ана капиталына 55 меңнән артык сертификат бирелгән, 49 мең гаилә ана капиталы акчаларын 19,5 млрд. сумга бүлешкән инде. Программаның иң популяр юнәлеше торак шартларын яхшырту булып кала. Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иткән ата-аналарның 95% тан артыгы әлеге максатларда ана капиталы акчаларын файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International