Демография – ул ышанычлы картлык та

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы мәдәният йортында «Демография» милли проекты кысаларында оештырылган конференция уздырылды.

Конференция барышында җирле хакимиятнең иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге, гаиләләр өчен нинди шартлар тудырылуы, балаларның сәламәт үсеше турында зур сөйләшү булды.

Райондагы демографик хәл, гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү турында Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда социаль программаларны тормышка ашыру өчен акча 2021 елда бүленгән сумма дәрәҗәсеннән ике тапкыр артып китә. Бүгенге көндә районда 20 539 кеше яши. Әгәр 2021 елда 119 бала туган булса, 2022 елның 11 аенда – 123.

Конференциядә катнашучыларга районда гаилә парлары аңында балалар алдында да, җәмгыять алдында да зур җаваплылык булдыру, аерылышулар санын киметү өчен нинди чаралар үткәрелүен күрсәттеләр. Конференциядә яңгыраганча, демография-туучылар саны күрсәткече генә түгел, ул халыкның гомер озынлыгы, актив картлык та. Шуңа күрә районда диспансерлаштыру мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә. Районда 297 күп балалы гаилә бар, аларда 946 бала тәрбияләнә. Урыссу район үзәгенең Кояшлы микрорайонында йорт төзүгә 49 гаилә җир кишәрлеге алды. Бер тапкыр бирелә торган һәм ташламалы түләүләр мәсьәләсе вакытында хәл ителә. Күп балалы гаиләләрдән тыш, районда опекун гаиләләр дә бар, алар да муниципалитет тарафыннан игътибар таләп итә.

Конференциядә катнашучылар Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-гинекологы Сафилә Хисамованың хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеге турындагы мәгълүматын тыңладылар. Конференция кунагы психолог, Татарстанның көньяк-көнчыгыш Аталар советы рәисе Фәнис Нәбиуллин гаиләнең психологик сәламәтлеге турында сөйләде.

Конференция эше кызыклы узды, эчтәлекле чыгышлар да күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International